Игезәк бертуган Рифат һәм Илфат Зиннәтуллиннар туган авылларында яшәп, тир түгеп хезмәт иткән җир уллары
Аларны хезмәт стажлары 50 елдан артып киткән.
(3 гыйнвар, "Апастово-информ")
Якын көннәрдә 70 яшьлек каршыласалар да, яраткан эшләреннән аерылмый алар. Бүген дә “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында хезмәт итәләр.
"Туган җирен өзелеп яраткан кеше генә бәхетле була ала. Һәр көнебезне туган җиргә хезмәт итүгә багышладык. Сөенерлек уңышларыбыз да күп булды. Ару-талуны да белмәдек. Бүген дә эшли алуыбызга чиксез сөенәбез", - диләр алар.
Рифат һәм Илфат Зиннәтуллиннар намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев