Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Игезәк Рамил белән Камил баянда шәп уйный

Россия Дәүләт Флагы көне уңаеннан һәм “Гармун моңы-йөрәк җыры“ өченче район феставале кысаларында 22 августта Апас мәдәният йортында Апас баянчы-тальянчылары һәм район үзешчәннәре бик җыйнак кына концерт куйды.

Бу бәйгедә катнашучы иң яшь гармунчылар-игезәкләр Рамил белән Камил Закировка 10, ә иң өлкән тальянчы- Көлкәш авылы имамы Азат Гомәровка тиздән 90 яшь тула. Бәйгене үткәрү комиссиясе иң оста гармунчыларны билгеләячәк һәм алар 30 августта республика көнендә районкүләм финал турында катнашачак. Бер ай дәвамында барган сайлап алу этабында район авыллары, Апаста  яшәүче бер йөздән артык гармунчы үзен сәхнәдә сынап карады, аннан 3 җирдә-Йомралы, Олы Бакырчы һәм Каратунда зона туры үтте. Җиңүчеләргә бүләкләр инде әзер.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев