Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игезәкләр Гүзәл-Гөлшат, Әмир-Дамир

Ходайның бер могҗизасы булган игезәкләр үстерү миңа да насыйп булды. Ходайга шөкер, вакытыннан алда тусалар да (1500-1600гр.), исән-сау үстеләр, институт тәмамлап, һөнәр алдылар, гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Хәзер аларга инде 53 яшь. Кечкенә чакта да, яшьрәк вакытларында да бик охшашлар иде, бутаучылар күп булды. Укытучылар да кайчак аермый иде. Ә...

Ходайның бер могҗизасы булган игезәкләр үстерү миңа да насыйп булды. Ходайга шөкер, вакытыннан алда тусалар да (1500-1600гр.), исән-сау үстеләр, институт тәмамлап, һөнәр алдылар, гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Хәзер аларга инде 53 яшь. Кечкенә чакта да, яшьрәк вакытларында да бик охшашлар иде, бутаучылар күп булды. Укытучылар да кайчак аермый иде. Ә хәзер олыгая төшкәч, төрле мохиттә яшәгәч, ике төрле киенгәч, аерып була. Хәер, киемнәрен алмашып та, берсе артыннан икенчесе дә кигәлиләр.

Гүзәл гаиләсе белән Казанда яши, бер егет үстереп өйләндерделәр, әлегә оныклары юк, тормышлары җитеш. Ул күбрәк аяк өсте эшләнә торган эшләргә хирыс. Кибетләрдә йөрү - аның иң яраткан шөгыледер, мөгаен. Төрле сувенирлар, вак-төяк кирәк-яраклар җыеп мәш килеп ята, классташлары, курсташлары белән аралашырга ярата.

Гөлшат гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ике кыз үстерделәр, дүрт оныклары бар. Могҗиза дими, ни дисең, кече кызы игезәк малайлар тудырды. Туганчы безгә берни белдермәделәр, мин борчылыр дип уйлаганнар. Шулай итеп, без ике пар игезәкле булдык та куйдык.

Малайлар Әмир-Дамир булдылар. Болар бөтенләй икесе ике төрле. Әмир - әтисенең копиясе дисәң дә була. Ә Дамир - әнисенең копиясе, дәү әтисенә (әнисе ягыннан) тартым. Икесе дә бик хәрәкәтчән, аралашучан, кызыксынучан. Рәсемле китаплар карарга яраталар, мультфильмнар карыйлар, уенчыклары белән бик мавыгып уйныйлар, кай арада тарткалашып та алалар. Әмир чаярак күренә. Берсен-берсе бик яраталар. Хәзер аларга 3 яшь 4 ай. Инде сеңелкәшләре бар, аны бик яраталар.

Гөлшатның шөгыльләре турында: ул кечкенәдән кул эшләренә һәвәс булды. Мәктәптә укыганда ук үзләренә кирәк-яракларны, ә институтта укыганда икесенә дә студентлар арасында киярлек күлмәк-итәкләр, блузкалар тегә иде. Кызларына да төрле-төрле киемнәр тегеп тә, бәйләп тә кидертә иде. Кечкенә кызы белән бергәләп туннар да тегеп киделәр. Ә хәзер оныклар үстерергә булыша - аның алар дүртәү булды инде.

Ә үзебез дүрт оныкчыкка дәү-дәү әти һәм дәү-дәү әни булдык.

Ә бу шигырьләрнең берсе кызларга 50 яшь тулгач котлау буларак, икенчесе оныкчыклар тугач, күңелдә туган хисләр инде.

Кызларыма...

И, кызларым, бүген сезнең

Тулды илле яшегез.

Шатлыклы гомер кичереп,

Сау-сәламәт яшәгез!

Рәхмәт укыйм Ходаема

Миңа сезне биргәнгә.

Сез ике кояш булдыгыз,

Берне генә көткәндә.

Сабый чагыгыз тиз үтте,

Сизми дә калдым кебек.

Бик күп хәлләр хәзер инде

Төшләрдә күргән кебек.

"Сандугач-карлыгач" диеп

Сөйде дәү әниегез.

Бәхет белән тулып торсын

Алдагы гомерегез!

Ике шатлык, ике бәхет,

Ике борчу-мәшәкать.

Мәшәкатьләр артта калды,

Хәзергесе өчен мең рәхмәт!

Сез - минем олы бәхетем,

Сез - иң олы шатлыгым.

Оныклар бүләк иттегез,

Сез - минем бар байлыгым.

Сез - иң олы куанычым,

Иң олы юанычым.

Ә хәзер картлык көнемдә

Иң ныклы таянычым.

Ике бзртек - ике туган

Бер-берегезгә терәк.

Туганлык җепләрен саклап,

Яшәгез озак-озак.

Шатлык өсте шатлык килеп,

Торсын сезнең өйләргә.

Ходай сезгә насыйп итсен

Оныклар да сөяргә.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Булсын гел өегездә.

Шушы теләкләрне тели

Сезгә әтиегез дә.

Оныклар.

Ике игез бәби туды -

Шатлыгыбыз зур, чиксез.

Бөтереләбез шулар янда

Бернинди дә сәбәпсез.

Ике игез оныкчыклар -

Егетләр, баһадирлар.

Исемнәр дә тиз табылды :

Әмир-Дамир булдылар.

Икәүләшеп тупырдашып

Яталар караватта.

Әти-әни, әби-бабай

Торалар гүя сакта.

Ике карт әби һәм бабай

Җыелганнар барсы да.

Ә нәниләр махы бирми,

Тик яталар каршыда.

И, Ходаем, язсаң иде

Исән-сау үстерергә.

Йөреп киткән, уйнап йөргән

Чакларын да күрергә.

Ике игез буйга тигез

Булып үссеннәр иде.

Тәүфикълы, бәхетле булып

Үсеп җитсеннәр иде.

Бәхетле булып үссеннәр,

Сау-сәламәт булсыннар.

Инсафлы һәм мәхәббәтле

Зур егетләр булсыннар.

Мөсфирә Вәлидова, хезмәт ветераны, пенсиядәге укытучы, Ябалак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев