Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игезәкләр Рамзиль белән Ралинә

Дөньяга бала тудыру хатын-кызның изге бурычы. Ә бала, хатын - кызны күкнең җиденче катына күтәрә, шатлыкның иге-чиге булмый. Ходай Тәгаләнең киң рәхмәте белән игезәк балалар да туса, бусы икеләтә куаныч. Мин дә 2014 нче елның 21 гыйнварендә 10 минут аерма белән якты дөньяга игезәк балалар тудырдым. Бер үк көнне кызлы...

Дөньяга бала тудыру хатын-кызның изге бурычы. Ә бала, хатын - кызны күкнең җиденче катына күтәрә, шатлыкның иге-чиге булмый. Ходай Тәгаләнең киң рәхмәте белән игезәк балалар да туса, бусы икеләтә куаныч.
Мин дә 2014 нче елның 21 гыйнварендә 10 минут аерма белән якты дөньяга игезәк балалар тудырдым. Бер үк көнне кызлы да, уллы да булдым. Кызыбыз Ралинә 2250гр., улыбыз Рамзиль 2300гр. авырлыкта, буйлары 43 см булып тудылар.
Нәни йомгакларыбыз бер-берсен тулыландырып матур гына үсеп киләләр, инде 2 яшькә җиттеләр. Ашаганда, йоклаганда, хәтта елаганда да бергә алар. Бергә уйныйлар, шаяралар, җырлап-биергә бик тә яраталар.
Киемнәрен дә бертөрлерәк алырга тырышабыз. Холкы белән кызыбыз чая, үткен, тырыш, ә улыбыз тыйнак, сабыр, сөйкемле. Охшашлыклары белән улыбыз әтисенә тартса, кызыбыз миңа охшаган.
Киләчәктә дә игезәк балаларыбыз бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшәсеннәр иде. Иң мөһиме сәламәт һәм бәхетле булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев