Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике апаслы кабат алданган

Күпме генә кисәтсәк тә, мошениклар кармагына эләгүчеләр очрап тора. Соңгы 5 айда телефон яки компьютер аша акчасын “суга салган” 6 очрак теркәлгән, 7 кешенең банк картасындагы акчалары кырыкалдарлар кулына күчкән.

(7 июнь, “Апастово-информ”) 
 
-Райондашыбыз машинасын төзәтү өчен иң элек икенче берәүнең картасына 7500 сум күчерә. Бер көннән соң ул юл һәлакәтеннән соң машинаны төзекләндерүгә ярдәм итү максаты белән тагын 15 мең акча күчерүен үтенә. Әлеге акчалар да аның картасына “китә”. Җиңел килгән акчалар белән генә артык юана алмый, аңа җинаят эше ачылды. Икенче бер райондашыбыз туганына дип интернет аша 12 мең акча күчерә. Ләкин акчаны күчергәнче ул кешеләрнең кем булулары хакында ачыклау, кем беләндер киңәшләшү башына да килмәгән. Әлеге очрак буенча да тикшерү эше бара, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев