Ике Фәнис ярышлар оештырды
Апаста иганәчеләр тәкъдиме белән волейбол ярышлары узды.
(25 декабрь, “Апастово-информ“).
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары Фәнис Хәялиев чик сакчылары исеменнән, шәхси эшмәкәр Фәнис Зәйнуллин әфганчылар исеменнән үз призларына волейбол ярышлары уздырды.
Ярышка тирә-күрше районнардан да командалар килде. Уеннар кызу һәм оешкан төстә барды. Бу хакта иганәче Фәнис Хәялиев хәбәр итте.
Нәтиҗәдә, беренче урынны – Апас, икенче урынны – Каратун, өченче урынны – Тәтеш, дүртенче урынны – Чәчкаб командалары яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев