Ике идән асты заводы туктатылды
-Бәйрәм көннәрендә районда "Алкоголь» полиция операциясе үткәрдек,-дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин. -Апас, Черкен, Сатмыш, Шәмбалыкчы һәм Каратун авыл җирлекләрендә һәр сәүдә ноктасында документлар, ЕГАИС электрон системасына тоташтырылган аппаратура, чеклар хәрәкәте өйрәнелде. -Рейдлар барышында үз өендә идән астында көмешкә җитештереп кәсеп итүче ике кеше ачыкланып,...
-Бәйрәм көннәрендә районда "Алкоголь» полиция операциясе үткәрдек,-дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин. -Апас, Черкен, Сатмыш, Шәмбалыкчы һәм Каратун авыл җирлекләрендә һәр сәүдә ноктасында документлар, ЕГАИС электрон системасына тоташтырылган аппаратура, чеклар хәрәкәте өйрәнелде.
-Рейдлар барышында үз өендә идән астында көмешкә җитештереп кәсеп итүче ике кеше ачыкланып, 1 литр әзер продукция конфискацияләнде. Гаеплеләргә 5 мең сумга кадәр административ штраф санкцияләре яный. 1 июльдән башлап, кибеттән сатылган һәр шешә алкогольле продукция мәҗбүри төстә ЕГАИС та теркәлергә тиеш. Бу таләпне үтәмәгән очракта штраф суммасы дистә-йөз мең сумнар белән исәпләнә. Районда 85 сәүдә ноктасының составында спирт булган алкогольле продукция белән сәүдә итәргә махсус рөхсәт-лицензиясе, дәүләтнең рәсми теркәлгән "Арыш мае" арадашчысының 35 филиалы бар,-дип белдерә район "Госалкоголь" , кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев