“Ике сәгать эчендә өч чиләк җиләк җыйдык”
Быел җир җиләге аз диючеләр күп. Ә менә "Апас хәбәрләре" телекомпаниясендә эшләүче хезмәттәшебез Гөлназ Вәлиеваны эсселек тә куркытмаган. Күп итеп җир җиләге җыеп кайткан ул.
(9 июль, “Апастово-тнформ”).
"Быел яңгырлар шактый яуды. Шуңа җиләк күп тә, эре дә. Өлгермәгәннәре дә шактый әле. Кичке якта гына киткән идек. Күз ачып йомганчы өч чиләкне тутырдык. Балалар да сөенә-сөенә җыйды. Табигать кочагында үрмәли-үрмәли җиләк җыюы бик рәхәт бит. Сез дә барыгыз. Җиләк һәркемгә җитә. Без туган авылым Олы Бакырчы урманыннан жыйдык", - дип урынын да "сер" итеп әйтте Гөлназ.
Ә сез җиләккә бардыгызмы әле?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев