Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икесенә дә тигез итеп бүленә

-"Яңарыш" ("Возрождение") фондына "Казанская Божья матерь" чиркәвен реставрацияләп төзекләндерү һәм Болгарда Ислам академиясе төзелешенә апаслылар өлеш кертүен дәвам итә,-ди район башлыгы урынбасары Марат Нуриев. -25 июльгә бу фондка районыбыз халкы, оешма-предприятиеләр 225 мең сумнан артык акча күчерде. Соңгы көннәрдә район ветераннар Советы да бу саваплы эшкә кушылды. Фондка үз теләге...

-"Яңарыш" ("Возрождение") фондына "Казанская Божья матерь" чиркәвен реставрацияләп төзекләндерү һәм Болгарда Ислам академиясе төзелешенә апаслылар өлеш кертүен дәвам итә,-ди район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.

-25 июльгә бу фондка районыбыз халкы, оешма-предприятиеләр 225 мең сумнан артык акча күчерде. Соңгы көннәрдә район ветераннар Советы да бу саваплы эшкә кушылды. Фондка үз теләге белән акча күчерергә теләүчеләр банкларга, үз авыл җирлеге, мәчет-чиркәүләргә мөрәҗәгать итә ала.

Фондның Башкарма комитеты хәбәренчә, бүгенгә уртак счетка 200 миллион сумга якын акча тупланган һәм бу сумма ике төзелешкә дә тигез итеп бүленә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-Министр Илдар Халиков гаиләләре бу фондка иң беренче булып иганә акчасы керткән. "ТАИФ" җәмгыяте Фондка иң зур күләмле акча күчергән. Бу турыда чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев