Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ихлас күңелдән

11 октябрь – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, ветераннар, авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга әзерләнүче яшь буын!
Әлеге бәйрәм туган җирен яраткан кешеләрне берләштерә. Югары һөнәри осталык, сайлаган эшкә тугрылык, энтузиазм һәм хезмәт сөю, үз-үзеңне аямау кебек сыйфатлар хас авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә. Авыл хезмәтчәннәренең көйле һәм төгәл эше нәтиҗәсендә район уңышларга ирешә.
Хөрмәтле кырларда һәм фермаларда хезмәт куючылар, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр! Сезнең барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре телим. Сезнең тынгысыз, авыр, йокысыз, игелекле хезмәтегез алдында баш иям.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев