Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икътисадчы Кыш Бабайның пенсиясе күләмен фаразлады

.

Кыш Бабайның пенсиясе, аның хезмәт стажын һәм яшәү буенча теркәлү урынын исәпкә алып, якынча ун мең сум тәшкил итә ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Кыш Бабайның даими яшәү урыны итеп Вологда өлкәсен алсаң, шундый сумма килеп чыгачак, дип аңлатты ул. Тагын бер фактор - Кыш Бабайның стажы шактый зур, ул 1937 елдан, СССРда кабат Яңа елны рәсми рәвештә бәйрәм итә башлаган вакыттан санала.

«Әмма стажны исәпкә алуга карамастан Кыш Бабайның пенсиясе 10 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә», - диде икътисадчы.

Шулай ук Кыш Бабай эшләүче пенсионерлар категориясенә эләгә, шуңа күрә аңа түләүләрне индексацияләү һәм яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү тиеш түгел, диде Гиринский.

Ул оныгы Кар кызы өчен (18 яшь тулмаса) бердәнбер өстәмәгә дәгъва итә ала, дип өстәде эксперт.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/iktisadcy-kys-babainyn-pensiyase-kulamen-farazlady-5865100

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев