“Җиләкне сабый бала кебек карарга кирәк”
Колчык авылында яшәүче Ринат һәм Гөлнара Салаватуллиннар бакча җиләге үстерү эшенә моннан өч ел элек керешкәннәр. Алар тәвәккәлләп бәрәңге бакчаларына 2 мең 500 төп җиләк үсентесе алып кайтып утыртылар. Серләренә төшенә торгач, бу кәсеп үзләренә дә ошап китә. Хәзер инде 15 сутыйлы бакчада 5 мең төп җиләк үсә. Һәр сортның үзенчәлеген дә беләләр.
-5 төрле җиләк утырттык. Клери, Альба, Азия, Мальвина һәм Нанди. Иртә, уртача һәм соң өлгерә торган төрләр болар. Август урталарына кадәр җиләк җыябыз. Эре, тәмле, татлы җиләкләр. Хезмәтне күп сорый. Сабый бала кебек карарга, югары һәм сыйфатлы уңыш алу өчен шактый тырышырга, иренмәскә кирәк, - ди Ринат Салаватуллин.
Җиләкләрнең мыекларын кисеп, суын сибеп гел игътибар үзәгендә тоталар, авыруларга каршы көрәшәләр. Кошлардан саклау чарасын да тапканнар.
-Уңыш мул булсын өчен җиләкне ашатырга кирәк. Аннан ул сине ашата. Әйбәтләп тәрбияләсәң, бер төптән 1 килограммга якын уңыш алып була. Җиләк азот ярата. Нашатыр спирты – азот чыганагы. Үсешне тәэмин итсен өчен су белән кушып сибәбез. Йод белән маргановка корткычларны, чирләрне, гөмбәчекләрне юк итә. Вакытында кисмәсәң, бөтен көч мыекка китә, җиләккә көч аз кала. Химикатлар кулланмаска тырышабыз. Балалар ашагач, табигый юл белән үстерәсе килә. Эшне иртә яздан башлыйбыз. Кошлар килмәсен өчен очып йөрүче “еланнар” элек куйдык, - ди йорт хуҗасы.
Бакча җиләген утырту кояшлы урынны сайлаганнар. Су сибү өчен буразна араларына махсус сиптергечләр ясаганнар. Җиләкләрне һәр көнне кичке якта җыялар. Аларга уллары, Дәүләки мәктәбенең 4 класс укучысы Рамазан да булыша. Яшь бакчачы кечкенәдән хезмәт тәмен, уңыш алу серләрен белеп үсә.
-Әти белән әнигә теләп булышам. Савытларны ташып, ящикларга бушатып торам. Кызыл җиләкләрне яфраклар арасыннан эзлисе кызык, - ди Рамазан.
Салаватуллиннарның кышкы теплицалары да бар. Анда көзен һәм кышын күпләп яшел суган үстерәләр. Киләчәктә алар бакча җиләге кәсебен тагын да җәелдерергә, киңәйтергә уйлыйлар.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев