Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Гыйльметдинов: “Балалар сәламәтлеге – беренче урында”

Җитәкчеләр Апас үзәк хастаханәсе каршында төзекләндерелгән яңа балалар поликлиникасында булдылар.

(29 март, “Апастово-информ”).


Район үзәк хастаханәсе каршында республика ярдәме белән яңа балалар поликлинкасы төзекләндерелде. Моңа кадәр әлеге бинада санэпидемүзәк оешмасы урнашкан иде. Бина заманча үзгәртелеп, яңарды һәм ул тиздән үз ишекләрен ачачак. Үзәк хастаханәнең беренче катында урнашкан балалар поликлиникасы яңа бинага күчәчәк. Шулай ук балаларга биредә дәвалану алырга мөмкинлек булачак.


Бина ике катлы, заманча медицина җиһазлары белән баетылган. Биредә педиатр, төрле юнәлештәге белгечләр кабинетлары, ЭКГ, УЗИ, процедура, прививка һәм башка кабинетлар урнашкан. Халыкны дүрт балалар участок табиблары кабул итә. Шулай ук биредә профилактик тикшерү, диспансер күзәтүләр оештыру өчен дә шартлар бар.


Балалар поликлиникасы 2755 кешегә хезмәт күрсәтә.


Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә бинаның беренче һәм икенче катында булдылар, мондагы уңай шартлар белән таныштылар, бүлмәләрне карап чыктылар, табиблар белән аралаштылар.

 


“Балалар сәламәтлеген кайгырту – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сезнең өчен дә, безнең өчен дә бу зур шатлык. Балаларның исәнлеген саклап, зур, иркен, яңа бинада куанып эшләргә язсын”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев