“Имин тәгәрмәч-2024» бәйгесенде кем җиңде?
Каратун мәктәбе базасында «Имин тәгәрмәч-2024» яшь инспекторлар отрядлары республика конкурсының муниципаль этабы узды.
(2 май, “Апастово-информ”).
Конкурста районның 18 мәктәбеннән командалар катнашты.
Конкурс программасы шәхси-команда зачетында 6 станцияне үз эченә ала: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр, беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү, автошәһәрчек, фигуралы велосипед йөртү, тормыш иминлеге нигезләре һәм иҗади номер.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 5 команда билгеләнде:
1 урында - Каратун мәктәбе,
2 урында - Табар-Черкене мәктәбе,
3 урында - Морзалар мәктәбе,
4 урында - Чурибураш мәктәбе,
5 урында - Апас мәктәбе.
Катнашучыларның барысы да сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.
Муниципаль этап җиңүчесе - Каратун мәктәбе, май ахырында Түбән Кама шәһәрендә узачак конкурсның республика этабында район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев