Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Имтиханнар оешкан төстә үтсен

Бердәм Дәүләт имтиханнарының тапшыру пункты, елдагыча, Апас урта мәктәбендә дип хәл ителде.

( 11 июнь, Ландыш Гайнуллина. "Апастово-информ").


9нчы июнь көнне Республикабызның мәгариф өлкәсендәге күзәтү һәм контроль Департаменты белгечләре районыбыздагы
имтиханнар тапшыру пунктын әзер дип санады. "Быел элеккеге таләпләргә өстәп, чирдән саклану максатыннан, Роспотребнадзор үз таләпләрен куйды.
Укучылар бер-берсе белән 1,5 м дистанцияне сакларга, пунктларда зигзаг рәвешендә утырырга тиеш булачаклар.

Район башкарма комитеты Карары һәм мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, имтиханнарны оештыруда җаваплы кешеләр билгеләнде. Техник әзерлекне тикшерү өчен, 18 июньдә - апробация, 25 июньдә кунекмә-чаралар, 29-30 июнь көннәрендә - укучылардан башка сынаулар оештырылачак", - дип белдерде мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев