Имтиханнар расписаниесендә үзгәрешләр көтелә
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина хәбәр иткәнчә, Бердәм Дәүләт имтиханнарын алдан тапшырырга планлаштыручыларга гаризалар язу вакыты 1 апрельдән 8 апрельгә кадәр озайтылды.
(1 апрель, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ")
Алар очен шулай ук сынаулар узу вакыты кичектерелә. Әлеге үзгәрешләр, коронавирус эпидемиясенең көчәюе сәбәпле туган киеренке халәт белән бәйле. Шулай итеп, сынауларны алар имтиханнар тапшыруның төп чорында узачаклар.
Бердәм Дәүләт имтиханнары 8 июньнән, ә 9 нчы сыйныфлар өчен сынаулар 9 июньнән башланачак дип планлаштырыла. "Бүгенге көндә имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр кертелә. Якын арада яңа расписание һәм методик тәкъдимнәр белән таныша алачакбыз. Яңа мәгълүматларны көтәбез", - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Югары уку йортларына кабул итү кампаниясендә дә үзгәрешләр булачаклыгын да билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев