Реклама
Җәмгыять
Имтиханнарга әзерлекне сынап карадылар
Бүген Апас урта мәктәбе базасында география фәне буенча сынап карау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханы узды.
(29 июнь, Апастово-информ“)
Быел сынап карау имтиханы укучылардан башка оештырылды. Аларның ролен имтиханнарны оештыручылар үтәде.
“Сынауны бу ысул белән үткәреп карау - быел коронавирус белән килеп чыккан вәзгыятькә дә бәйле иде. Имтиханнар уздыруның әзерлек дәрәҗәсе, технологиясе 18нче июнь көнне үк тикшерелә башланган иде. Иң мөһиме - укучыларыбызның, оештыручыларыбызның сәламәтлеге. Шуңа күрә, саклану чараларын күрү игътибар үзәгендә”, - диде район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.
Төп Бердәм дәүләт имтиханнары 3нче июльдә башлана. Бу көнне чыгарылышлар рус әдәбияты, информатика һәм география фәннәреннән имтиханнар тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев