«Иң яхшы авыл клубы мөдире» кем булыр?
Апаста «Иң яхшы авыл клубы мөдире» бәйгесе бара. Сайлап алу турлары өч зонага бүленеп оештырыла.
(2 февраль, “Апастово-информ”).
Иң беренче сайлап алу туры Иске Йомралы мәдәният йортында узды. Биредә Карабай, Иске Әнәле, Олы Болгаер, Кече Күккүз, Түбән Барыш, Шонгаты, Танай-Турай, Татар Черкене авылы клуб мөдирләре катнашты.
Мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлекләрен, сәләтләрен ачып бирергә тырышты. Аларга авылдашлары, клубта узган төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр, гаилә әгъзалары да кушылды.
Чираттагы сайлап алу туры – Урта Балтай мәдәният йортында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев