Реклама
Җәмгыять
“Иңне-иңгә куеп яшибез”
Апаста яшәүче Фәрит абый белән Фәния апа Зиатдиновларның гаилә корып яши башлауларына 55 ел гомер узган.
(26 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Тормыш сукмагыннан атлаганда күп авырлыклар күрсәләр дә, бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен җуймаганнар алар.
“Тигез, тату яшәү өчен бер-береңә игътибарлы һәм ихтирамлы булу кирәк. Тормыш булгач төрле хәлләр булды. Ачысын да, төчесен дә иңне-иңгә куеп кичердек. Бала югалту хәсрәте дә безне читәп үтмәде. Шулай да бүгенгесенә шөкер итеп яшибез. Кызыбыз, оныгыбыз янәшәсендә хасиятле гомер кичерәбез, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев