Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инспектор кисәтә! Үз язмышың белән уйнама!

- Ел башына "Гостехнадзор" район инспекциясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансындагы 365 төрле маркалы трактор, 107 комбайн, 89 тагылма арба исәпкә куелган. Башка җитештерү тармакларында 75 трактор, 7 тагылма арба кулланыла. Шәхси секторда 290 трактор, 6 комбайн, 67 тагылма, 16 кар йөргеч бар. Менә бу техника паркының һәркайсы ел дәвамында техник...

- Ел башына "Гостехнадзор" район инспекциясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансындагы 365 төрле маркалы трактор, 107 комбайн, 89 тагылма арба исәпкә куелган. Башка җитештерү тармакларында 75 трактор, 7 тагылма арба кулланыла. Шәхси секторда 290 трактор, 6 комбайн, 67 тагылма, 16 кар йөргеч бар. Менә бу техника паркының һәркайсы ел дәвамында техник карау үтәргә тиеш, - ди дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков.

- Барысын бергә кушкач, 1023 берәмлек техника килеп чыга. Боларга ничек күз-колак булып тормак кирәк, Ирек Фатыйхович?

- Өлгерәм инде. Районда мин берүзем эшлим. Башка районнарга да барырга туры килгәли. Кыенракка китсә, Казан белгечләре миңа булыша. Язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан һәр хуҗалык, КФХ, агрофирма машина-трактор паркларында булып, җир эшкәртү, чәчү тагылмалары әзерлеген үзара тикшерүдә катнашу да минем эш вазифама керә. Машина-трактор парклары, фермалар, ындыр табаклары, төзелешләрдәге техника-механизмнар техник халәтен күзәтергә, чара күрергә вәкаләтем бар. Боларның барысы да хезмәт, кеше куркынычсызлыгы таләпләренә карый.

- Эшне график буенча алып барасыздыр?

- Шунсыз булмый. Шәхси куллардагы авыл хуҗалыгы техникасын барлау, техник карау үткәрү, дәүләт теркәү номерлары, таныклыкларны, башка документацияне тикшерү һәр авыл җирлеге башлыгы белән килештерелеп, 1 февральдән 31 декабрьгә кадәр даими бара.

- Хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр карамагында булган авыл хуҗалыгы техникасына быел техник карау, эшкә яраклылыгын раслап куллануга рөхсәт бирү нинди тәртиптә булачак.

- Тулысынча ремонтланып, буялып, тиешенчә җиһазланган тракторлар махсус мәйданчыкларда эш сезонына 20 апрельгә кадәр техник карау үтәчәк. Азык әзерләү техникасы 10 июнь, ашлык комбайннары 10 июль, чөгендер комбайннары 10 августка кадәр техник карау үтәргә тиеш. Бу график "Гостехнадзор" Татарстан идарәсенең узган елның 21 декабрендә кабул ителгән №01-05/261нче боерыгына һәм Россия хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендә үз көченә кергән 1013нче Карарына нигезләнә һәм район башкарма комитетыбелән килештерелә.

- Техникага техник карау тәртибе үзгәрмәдеме?

- Быел техник карау үткән техникага аерым формалы таныклык язылачак. Техник карау, дәүләт теркәвен вакытында яки тиешенчә үтмәгән техника хуҗасы кулына аерым акт-протокол биреләчәк. Яңа техника яки кулдан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алучы аның документлары белән 10 көн эчендә безгә килергә тиеш. Бу вакыт аралыгына сыешмаса, җитди чаралар кулланыла. Иң катгый җәза-бу техниканы файдалану тыелачак.

- Техник карау вакытында нинди таләпләргә игътибар итәсез?

- Техниканың дәүләт теркәү номеры, руль, тормоз, яктырту, габарит, сигнализация, борылышны күрсәтү, күтәртү-төшерү гидравликасы тикшерелә. Кабина чиста, эчке яктырту, җылыту-җилләтү системасы төзек булырга тиеш, чөнки, бу кешенең төп эш урыны. Аның хуҗасының класслылыгын раслаучы механизатор таныклыгы, техникасының дәүләт теркәве һәм техник күзәтү узганлыгын раслаучы һәм иминиятләштерү документлары руль артына утырганда кесәсендә булырга тиеш. Юлда яки кырда автоинспекторларга эләксә, бу таләпләрне үтәмәүчеләрне шоферлар кебек үк катгый җәзага тартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев