“Йолдыз” призына эстафета 60еллык юбилеен каршылады
“Йолдыз” гезетасы кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды.
(18 май, “Апастово-информ”).
Быел эстафетабыз аеруча бәйрәм төсен алды. Чөнки традицион эстафетага - 60 ел тулды. Димәк, ул юбилеен каршылады. Бөек Җиңүнең 79 еллыгына һәм Матбугат көненә багышланды ул һәм “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” девизы астында узды. Ярышларда урта гомумибелем бирү һәм төп гомумибелем бирү мәктәп командалары катнашты. Спорт сөюче яшьләр җитезлектә сыналып, матур ярышлар күрсәтте.
“Бездә бүген зур бәйрәм. “Йолдыз” газетасы тарихында эстафета 60нчы тапкыр оештырыла. Шушы еллар эчендә бик күп райондашларыбыз әлеге марафонның шаһитлары булган. Бүгенге ярышларда катнашучылар шулай ук тарихка кереп калачаклар. Киләчәктә дә спорт белән дус булуыгызны, яман гадәтләрдән ерак торуыгызны телим. Бүгенге эстафетаның күңелле мизгелләре күңелләрегездә мәңге саклансын иде”, - ди сәламләде балаларны газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева.
Йөгерешчеләр стартка басып, Кубок алу өчен бар җитезлекләрен “эшкә җиктеләр”. Иң җитезләре финишны беренче булып узды. Ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле булды. Урта мәктәпләрдән беренче урында – Каратун, икенче урында – Апас, өченче урында – Биеш. Төп гомумибелем бирү мәктәпләре арасында шулай ук Каратун командасы - беренче, Апас – икенче, Борнаш командасы – өченче урыннарны алды. Ә эстафетаның иң дәрәҗәле бүләге – ике Кубок та Каратун мәктәп укучыларына тәтеде. Ярышларга “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре дә килде. Алар да үзләренең җитезлекләрен сынап карады һәм бүләкләр алды.
Бәйрәмедә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин да катнашты.
“Йолдыз” газетасы призларына эстафета быел 60нчы ел уза. Ярышларда яшьләр үзләренең йөгерүдә җитезлекләрен сыный. Иң – иңнәре бүләкләргә лаек була. Барыгызны да спорт бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәм, ә балаларга зурдан-зур спорт уңышлары телим. Эстафета киләчәктә дә дәвамлы булсын иде”, - диде ул.Район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Биктаһирова да баларны спорт белән һәрчак дус булырга чакырды.
“Йолдыз” Кубогына ярышларны үткәрүдә Ринат һәм Гөлнара Миначевлар гаиләсе, Дамир Сәлахов һәм “Апас икмәге” иганәчелек күрсәтте.
Барлык җиңүчеләргә тантаналы төстә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Эстафетаны күңелле һәм хәвефсез оештыруда район мәдәният йорты, ЮХИДИ бүлеге, “Ашыгыч ярдәм” бүлеге һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ярдәм итте.Эстафета барышында укучылар ГТО нормативлары да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев