“Йолдызлык” фестиваленә әзерлекне тикшерү уңаеннан Апаска Дмитрий Туманов килде
Бу сәбәпле, район мәдәният йортына районыбызның сәләтле балалары, аларның җитәкчеләре җыелды.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Республика кунаклары - Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль директоры Дмитрий Туманов, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Платонов, Россия Федерациясенең Атказанган артисткасы Раилә Гарипова, актриса, Атказанган мәдәният хезмәткәре Алина Ивах балаларның чыгышларын карадылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр, чыгышлардагы кимчелекле урыннарга тукталдылар. Фестивальгә әзерлек эше өч мәйданчыкта барды. “Вокал”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләре буенча чыгышлар тәкъдим ителде.
“Йолдызлык” фестивале бик үзенчәлекле чара. Без аңа ныклап әзерләнәбез. Балаларга, педагогларга мастер-класслар тәкъдим итү, консультацияләр бирү өчен танылган мәдәният эшлеклеләрен җәлеп итәбез. Алар үзләренең тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашалар, киңәшләрен бирәләр. Бу балалар өчен бик зур мөмкинлек, - ди “Йолдызлык” фестиваленең генераль директоры Дмитрий Туманов.
Урта Балтай мәктәбе укучылары “Йолдызлык” фестивалендә ел саен катнаша һәм лаеклы урыннар яулый. Быел да алар фестивальгә әзерләнү эшенә бик җаваплы караганнар.
“Бүген “Парлы конферанс” һәм “Вокал-соло” номинацияләренә сәләтле укучыларымны алып килдем. Казаннан килгән кунаклар җиңүгә ирешү өчен юнәлеш бирерләр дип ышанам. Фестиваль яшьләрнең талантларын ачыклау, аларны үстерү һәм күңелләренә канат кую өчен бик мөһим”, - ди Урта Балтай мәктәп директоры Резедә Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев