Реклама
Җәмгыять
Йолдызнамә (8-14 декабрь)
Бик катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган эшләрне бик тиз һәм җиңел хәл итә алырсыз. Кирәкмәгәнгә көчегезне сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ялкаулыгыгызны җиңсәгез, эшләр дә бик тиз җайга салыныр, керемнәр дә артыр, шәхси тормыш та яхшырыр. Борыныгызны төшермәгез, бар да яхшы булыр.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бик күп аралашырга туры киләчәк. Иске элемтәләр үзләрен искә төшерергә мөмкин. Яңа танышлыклар да күп булачак. Шәхси тормышыгызда җитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тормышта үзгәрешләр вакыты якынлаша. Үзгәрешләрнең барысы да – яхшыга. Алдыгызда төрле мөмкинлекләр ачылачак. Нәрсә эшләргә икәнен үзегез дә бик яхшы беләсез, максатыгызга таба барыгыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Уку-укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы атна. Укучылар имтихан яки мөстәкыйль эшләрне уңышлы тапшырыр. Мөгалимнәр ниндидер фәнни дәрәҗәгә ирешер.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Күңелсезлекләргә артык борчылмагыз. Аларның сәбәбен үзегез дә бик яхшы чамалыйсыз. Тормышыгызда нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Бигрәк тә дөньяга карашыгызны.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна һәряклап уңыш вәгъдә итә, әлбәттә, әгәр дә “торай тибеп” йөрмәсәгез. Хәер, сезгә эшсез утырырга да туры килмәс, әле бер яктан, әле икенче яктан тарткаларлар. Кичектергесез эшләрне ахырына җиткерегез.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-7-14-dekabr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев