Җәмгыять һәм без

Ир-егетләр - ил терәге Олы Бакырчы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бәйрәм концерты узды

Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә апа Әхмәдиева алып барды.


(25 февраль, “Апастово-информ”). 
Кичәдә ветераннар Советы җитәкчесе, Әфган, Чечня сугышын узган авылдашлар, бүгенге көндә мобилизациядә булган егетләрнең гаиләләре катнашты. 
“Җырлаштык та, елаштык та. Тирән мәгънәле шигырьләр, онытылып барган ретро-җырларны тыңлаганда моңсуланып алсак, дәртле көйләр, шаян җырлар яңгыраганда кушылып җырлап, биеп тә алдык. Кичәдә катнашкан барлык ир-егетләребезне сәхнәгә чакырып, бәйрәм белән котладык, шәмнәр яндырып һәлак булган батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Бәйрәм кичәсеннән һәркем изге теләкләр теләп, рәхмәтләрен белдереп таралышты”, - дип хәбәр итәләр Олы Бакырчыдан.


Нет комментариев