Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирем төн уртасында өйдән куып чыгарды

Ирем белән биш ел буе очрашып йөргәч гаилә кордык. Өйләнешкәннән соң, 4 ел балабыз булмады. Бик озак түләүле клиника юлын таптагач, ниһаять, көтеп алынган улыбыз туды.

Тик... бала туганнан бирле ирем белән талашабыз. Көн саен сүзгә киләбез, әле ярый кул күтәрми. Әниләрем башка шәһәрдә яши, алар янына китеп, балам белән яңа тормыш башларгамы икән дип уйлыйм. Бу хакта иремә дә җиткердем, ул безне монда бәйләп тотмавын әйтте.

Үз фатиры булгач, артыгын да кылана башлады. Күптән түгел улым белән икебезне төн уртасында өйдән куып чыгарды. Без аңа артык кашык кебек. Әйтерсең лә, без аңа кирәк түгел. Ирем белән калыргамы, әллә баламны алып әниләргә китәргәме? 

Чыгачак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/irem-tn-urtasynda-ydn-kuyp-chygardy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев