Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирина Хәйретдинова Әлмәндәрне үз иткән Казан кызы

Ирина апа Хәйретдинова - татар авылына килеп үз бәхетен тапкан, Казанда туып-үскән рус кызы.

(5 июнь, “Апастово-информ“).


Күптән инде ул авылның үз кешесе. Килгәндә бер сүз дә татарча белмәсә дә, хәзер авылдашлары белән авыз тутырып сөйләшә. Ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши. Сәдакасын да бирә, ашларын да уздыра, үз милләтенең йолаларын да онытмый.

17 яшендә, комсомол юлламасы белән Әлмәндәр авылына балалар укытырга килә ул. Тиң ярын да авылда очрата. Тормыш иптәше Эльбрус абый? белән бергә 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Аэлита тәрбияче булып эшли, уллары бар да хәрби юлны сайлаганнар. Бүген Ирина апаның 16 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

“Мин табигатькә гашыйк. Авылны бик яратам. Биредә калуыма бер генә дә үкенмим. Авыл халкы мине хөрмәт итә. Укыткан укучыларым килеп хәлемне белә. Каенанам бик әйбәт кеше булды. Тормышымнан зарланмыйм“, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев