Җирле депутат Илдар Нигъмәтҗанов Илүзә Галиевага кабат сөенеч бүләк итте
Апаста яшәүче тумыштан физик мөмкинлеге чикле Илүзә Галиева Шәһәр тибындагы Апас поселогы депутаты депутатының һәрдаим ярдәмен тоеп яши.
(15 июль, “Апастово-информ”).
Җирле депутат Илдар Нигъмәтҗанов районда күп кенә изге эшләрнең башында тора. Мөмкинлекләре чикле райондашларга ярдәм итү, уңайлы мохит тудыру, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына игътибар һәм хөрмәт күрсәтү өстендә эшли. Ел саен мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәпкә җыенырга булыша. Төрле спорт чараларын оештыруда ярдәм кулы суза.
Апаста яшәүче тумыштан физик мөмкинлеге чикле Илүзә Галиева да һәрдаим аның ярдәмен тоеп яши. Илдар Нигъмәтҗанов пандемия чорында ярдәм йөзеннән Илүзәгә компьютер бүләк иткән. Илүзәнең тормышы белән кызыксынып, уңышларына сөенүче депутат бу юлы да буш кул белән килмәде. Ул кабат аны күчтәнәче белән сөендереп, наушниклар бүләк итте.
Илүзә Галиева тумыштан якты дөньяны күрүдән мәхрүм. Шулай булуга карамастан ул һәр эштә актив, тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән сокландыра. Бик күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый.
“Илүзәм минем ярдәмчем. Йорт эшләрендә булыша. Савыт-сабаны ялтыратып юып куя. Чисталык, пөхтәлек булганны ярата. Бик тырышып укыды. Мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлады”, - дип сөенә әнисе Илсөяр Галиева.
Лаеш махсус мәктәбен тәмамлаган кыз бүгенге көндә укуын дәвам итеп, массажит һөнәрен үзләштерү теләге белән яна.
“Киләчәктә Апаска кайтып, хезмәт итәсем, райондашларга шифа өләшәсем килә”, - ди ул.
Илүзә Галиева уңайлыклар тудырырга ярдәм иткән, тормышы белән кызыксынып, күчтәнәчләре белән сөендергән район башлыгына һәм җирле депутатларга олы рәхмәтен җиткерә.
“Рәхмәтем чиксез, хөрмәтем зур. Сәламәтлек һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев