Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирнең асылы нинди була ул?

-Югары Балтайда төп нигездә калып гаилә корган, ике бала үстерүче Рамил белән Гөлнара Шиһаповлар ихатасына да кереп чыгыгыз әле,-диде бер очрашуда Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин.-Бик тырыш гаилә бу, хәзер андыйлар бик сирәк шул авылда... -Абый, вакытсыз килдегез, эшкә ашыгабыз бит,-дип каршылады мине 35 яшьлек йорт хуҗасы.- Фермага...

-Югары Балтайда төп нигездә калып гаилә корган, ике бала үстерүче Рамил белән Гөлнара Шиһаповлар ихатасына да кереп чыгыгыз әле,-диде бер очрашуда Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин.-Бик тырыш гаилә бу, хәзер андыйлар бик сирәк шул авылда...

-Абый, вакытсыз килдегез, эшкә ашыгабыз бит,-дип каршылады мине 35 яшьлек йорт хуҗасы.- Фермага кичке савымга кадәр өйдәге хезмәтне ничек тә төгәлләп куясы иде...

- Хәзер хөкүмәт күпләп сыер тотучыларга ярдәм итә,-дигәч, бергәләп арт бакчага үттек. Хәйран тамаша-мәрхүм әтисе белән бергә төзегән иске кенә абзар-каралтының кайсы гына почмагына барып төртелмә-бура хәтле унлап сыер-тана, бүлем саен эреле-ваклы, шул ук чамада бозау күшәп тора. Сарыкларның да исәбенә тиз генә чыгам димә...

-Куяннар, кош-кортның да исәбе-хисабы юк икән сезнең монда,-дим хуҗага.

-Алары инде күңел, җан рәхәтлеге өчен. Куяннарны олы кызыбыз Рамилә тәрбияли, төпчегебез Раиль дә апасы янында кайнаша, ул да хезмәт тәмен белеп үссен дибез. Бар керемебез сыерлардан безнең. Кышкы айларда көненә 80 литр, җәен бер центнер чамасы сөт сатабыз. Бер килосына 20 сумнан вакытында түләп баралар. Көзли бер савым сыерына 3 мең сумнан аерым субсидия алдык, терлек азыгы алырга бик ярап куйды ул акчалар. Бозаулата, итләтә сатып та акча ярыйсы гына керә,-ди Рамил аерым бүлмәдәге тайга бөртек салган арада.

-Ничекләр савып өлгерәсез бу кадәр сыерны?

-Саву аппараты сатып алдык, шуның ярты бәясен диярлек хөкүмәт кире кайтарды. Үз эшемне башлап, сыерлар саны дүрттән арткач, иске "ЗИЛ" машинасы компрессорыннан вакуум-насос ясаган идем.

-Мини-ферма салырга ниятең юкмы соң? Дәүләтнең авылга ярдәм программасы буенча хәзер 5 сыерлык заманча яңа абзар салучыга 100 мең, кимендә 8 сыерың булса 200 мең сум субсидия бирелә.

- Былтыр 8 гә 13 метрлы үлчәм белән тимер баганаларын куеп-утыртып калдырдым. Кече Бакырчыдан Марат белән Азат Вәлиулиннар, Шыгайда Тәлгат Галиев шундый гаилә мини-фермасы салган ди. Аларныкын да күреп, киңәшеп кайтырга исәп бар.

2007 елда Көлкәштән Югары Балтайга килен булып төшкән Гөлнара белән дә сүз куертып алдым,

-Кайнатам Габделхәй, кайнанам Мәүлия гүр ияләре инде. Бик тырыш балалар, миңа асыл ир үстергәннәр, бахырларым, Рамил янәшәсендә миңа авыр эш юк та. Бергә тарткан йөк бик җиңел бит ул, Ришат абый-ди ягымлы, эшчән хуҗабикә, киң итеп елмаеп.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев