Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә нәрсә буласын кем белә?

- Акчага кызыгып соцпакетны кире каккан идем. Менә хәзер әни яман чир белән авырып китте. Барлык туганнар белән акча җыеп кыйммәтле дарулар алабыз. Ул даруга дигән акчага кибеттән дә әлләни алып та булмый иде бит, ник уйлап бетермәгәнмендер инде. Хатымны газетада бастырыгыз әле, башкаларга да гыйбрәт булсын. Якын кешең авырып...

- Акчага кызыгып соцпакетны кире каккан идем. Менә хәзер әни яман чир белән авырып китте. Барлык туганнар белән акча җыеп кыйммәтле дарулар алабыз. Ул даруга дигән акчага кибеттән дә әлләни алып та булмый иде бит, ник уйлап бетермәгәнмендер инде. Хатымны газетада бастырыгыз әле, башкаларга да гыйбрәт булсын. Якын кешең авырып киткәч бик кыен икән. Әйтеп тордылар, язып тордылар бит...

Газета укучыбыздан шундый эчтәлектә хат килгәч, тулырак мәгълүматлар алу өчен район пенсия фондына һәм үзәк аптекага мөрәҗәгать иттем.

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. Күпләр ташламага дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарлансалар да, ул бит бушка алу. Айлык пенсияңне чыгарып бирү түгел. Дарулар өчен бүгенге көндә 807 сум 94 тиен акча каралган. Дәвалану һәм юл бәяләре белән бергә 1048 сум 97 тиен түләнә. 1 мартка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда ташламага ия 2601 кеше бар, шуның 1727се соцпакетны кире каккан. Бу 66,4 процент дигән сүз.

- Без үзебездә исәптә торучы һәр авыруның ихтыяҗын яхшы беләбез. Дарусыз бер сәгать тора алмаучылар бар бит, беренче чиратта аларга игътибар бирәбез. Бронхиаль астма, психик тайпылышы булучыларга, шикәр авыруы, онкология белән авыручыларга даруларга өзеклек юк. "Диабетон" (шикәр авыруыннан) элек чит илдән кайта иде, хәзер аны үзебезнең илдә җитештерәләр. Тәэсир итү көче берүк. Соңгы вакытта үзебезнең илдә җитештерелгән даруларга игътибар артты. Кайбер райондашлар акчага кызыгып дарудан баш тарталар. Авырый башлагач кына алыштырырга, кыйммәтле дарулар алырга телиләр. Һәр эшнең тәртибе бар бит. Соцпакеттан һич кенә дә баш тартырга ярамый, иртәгә генә түгел, бер сәгатьтән соң үзебез белән нәрсә буласын беребез дә белми. Үкенеп килүчеләр шактый. Бик кызганыч, әлбәттә. Кайбер кирәкле даруларның бәяләре шактый югары, Бер курс дәва алу өчен берничә мең сум акча кирәк булырга мөмкин, - ди даруханә мөдире Люция Носова.

Район үзәк хастаханәсендә дә социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар белән ел әйләнәсе даими аңлату эшләре алып барыла. Чөнки биредә бу категория авырулар белән табиблар һәр көн очрашып торалар, һәркайсының хәлен аңлап, киңәшләрен бирәләр. Пенсия бүлеге белән дә элемтәдә алар. Шәфкать туташлары авыруларга аңлату эшләре алып бару өчен биредә кизү торалар.

- Без ветераннар оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. "Түгәрәк өстәл"ләр оештырабыз. Сөйләшүләребез нәтиҗәсез түгел, халык хәзер соцпакетның файдасын яхшырак аңлый, - ди баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина.

Тиешле нәтиҗәне һәркем үзе ясасын иде. Акча булгач, барысын да алып була, дип уйлаучылар да ялгышалар. Акча тиз "шуа" шул, бүген бар, иртәгә юк ул. Дару алырга карар итсәң, күпкә отышлырак. Аннан соң, авыру, ягъни ташламаларга ия булган кеше дәваланырга, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Ә кайберәүләр аны киресенчә эшли, аларга дару (группасы булса да) бөтенләй кирәкми булып чыга. Менә бусы бик аңлашылып бетми.

Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев