Иске Әнәле авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышлап “Батырларның даны мәңгелек” дип аталган бәйрәм тантанасы узды
Анда авылдашлар, кайткан кунаклар, җитәкчеләр, тыл ветераннары, мәктәп, бакча балалары катнашты. Шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр дә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды.
(8 май, “Апастово-информ”).
Бәйрәмне җыр-моңнары белән Татарстанның халык артисты, җырчы Резеда Шәрәфиева башлап җибәрде. Авылның кураторы Илгизәр Фәхретдинов район башлыгы исеменнән барлык кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләргә кайткан якташыбыз, “Татагрохим” генераль директоры Наил Гобәйдуллин чыгыш ясап, үзенең сугышта катнашкан әтисе һәм туганы турында сөйләде. Кунак булып кайткан милиция полковнигы Зөфәр Хуҗиев матур бәйрәм әзерләүче авылдашларына олы рәхмәт хисләрен белдерде. Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина үзенең котлау сүзләрен җиткерде, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән Илшат Гыйләҗев һәм Альмирә Сәлаховага “Яшь армиячеләр” оешмасының төбәкара бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тыл ветераннары Минвазыйх абый Салаватуллин, Гаян апа Гыйләҗева һәм Шәһит абый Нәбиуллин сугыш чоры вакыйгаларын искә алып, илгә-көнгә иминлек, аяз күк йөзе теләделәр. Балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары матур шигырь-җырларын бүләк иттеләр, гармун моңнары белән сокландырдылар.
Авыл имамы Мостафа хәзрәт тыныч тормыш хакына башларын салган авылдашлар, туган якка исән кайтып һәлак булучылар исеменә дога укыды. Хәрби операциядән ялга кайткан егетләргә һәркем күз яшьләре аша рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә дә хәрби киемнәрен салмаган Хәбир абый Нәбиуллин һәм Хамис абый Сәйфетдинов егетләрнең батырлыклары алдында баш иеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Егетләр үз чиратында Иске Әнәле авылына мобилизацияләнгән хәрбиләр имзалаган флаг бүләк иттеләр.
Бөек Ватан сугышына Иске Әнәле авылыннан 116 кеше киткән. Шуларның 78е сугыш кырында ятып калган, 38 кеше туган якларына әйләнеп кайтса да, бүгенге көндә исәннәре калмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев