Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында Гөлнур Айзатуллованың иҗат кичәсе узды

Шагыйрә, язучы, күп мәртәбәләргә һәм исемнәргә лаек булган якташыбызның иҗат кичәсе оештырылды.


(27 октябрь, “Апастово-информ”). 



Әлеге чараны уздыру нияте белән Әнәле халкы күптән янып йөргән. Клуб мөдире Альмирә Сәлахова һәм авылдашлар ярдәме белән очрашу кичәсе бик матур, җылы мохиттә, гади дә, җитди дә рәвештә узып китте. Гөлнур Айзатуллова бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр белән килгән иде. Чыгыш ясаган һәр кешегә ул үзенең күчтәнәчләрен өләшә барды. Якташыбыз шулай ук балачагын, яшьлеген искә алды, гаилә хатирәләре белән бүлеште, җырларын башкарды, иҗатыннан өзекләр укыды. Кызыклы да, көлдергеч тә, кызганыч та итеп сөйләде ул тормыш юлын. Беркем дә битараф калмады. Клуб мөдире Альмирә Сәлахова, мәдәният хезмәткәрләре, иганәчеләр Наил Гобәйдуллин, Зөфәр Хуҗиев оештырган кичәне халык тын да алмый тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев