Иске Әнәле авылында Сабантуйга бүләк җыйдылар
Иң матур бәйрәм - Сабан туе якынлаша.
Милли йола буенча, Сабан туе алдыннан һәр авылда бүләк җыела.
Иске Әнәле авылында әлеге йола беренчеләрдән булып башкарылды.
Һәр йорт үзенең бүләген әзерләде. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлге бәйләнде. Авыл урамнарына җыр-моң таралды.
“Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Быел да Иске Әнәле авылы халкы беренчеләрдән булып районыбызга Сабантуй рухын алып керде. Алга таба да бу күркәм йолаларыбыз буыннан-буынга сакланып килер дип өметләнеп калам”, - диде Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе, Иске Әнәле авылы җирлеге башлыгы Луиза Сафина.
"Йорттан-йортка кереп, җырлашып, биешеп Сабан туена бүләк җыйдык. Колгага яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр", - ди клуб мөдире Альмирә Сәлахова.
Сабантуйга бүләк җыю һәр авылда дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев