Иске Әнәле авылыннан Минвазыйх бабай Салаватуллин Ил башлыгының Котлавын алды
Ак бабай 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(10 май, “Апастово-информ”).
Минвазыйх бабайның туган көн бәйрәме изге дога белән башланды. Мостафа хәзрәт йорт иминлеге өчен дога кылганнан соң, юбилярны район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина котлады. Алар иң изге теләкләрен җиткереп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Шулай ук балалары да җылы тәбрикләп, әтиләренә озын гомер теләделәр, бәйрәм табыны корып, бик зур хөрмәт күрсәттеләр.
Минвазыйх бабай гомере буе колхозда хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән 4 балага гомер бүләк итеп, аларны илгә-көнгә лаеклы итеп тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул төпчек кызы Равия апа янәшәсендә, зур хасияттә, тормышына шөкер итеп гомер итә. Бик олы яшьтә булса да, Минвазыйх бабай әле күпләргә үрнәк булырлык. Зиһене дә ачык, хәтере дә яхшы әле аның, үз аякларында атлап йөрүенә дә сөенә ул.
“Тормышымда шатлыклары да, авырлыклары да җитәрлек булды. 10 яшемнән ат көтүе дә көттем, 18 ел машина йөрттем, 17 ел тракторда, 6 ел комбайнда да эшләдем. Иптәшем Сария белән 60 ел гомер иттем, үзем менә 95кә җиттем. Аллага шөкер, балаларымнан да уңдым. Барысы да акыллы, тәртипле булдылар, борчу китермәделәр. Бүгенге көндә миннән дә бәхетле кеше юктыр, мөгаен”, - ди Минвазыйх бабай үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев