Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Әнәле клубында эшлекле түгәрәк өстәл узды

Биредә өч район вәкилләре һәм авыл халкы халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча сөйләштеләр.

(20 нче май, “Апастово-информ”).
Районда 9 район вәкилләре катнашында зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Әлеге семинар кысаларында Иске Әнәле клубында Апас, Чүпрәле, Спас районнарының авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчеләре, авыл активы очрашты. Түгәрәк өстәлне модератор - Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров алып барды.
“Иске Әнәле клубында узган киңәшмәдә кызыклы һәм файдалы фикерләр яңгырады. Җитәкчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Шулай ук киләчәккә максатлар һәм бурычлар билгеләнде”, - диде Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев