Иске Әнәле халкы гуманитар ярдәм җыюга кушылды
Иске Әнәле авылы халкы изге эшләрнең үзәгендә кайнап яши. Алар һәрчак бердәмлек күрсәтә.
(25 сентябрь, “Апастово-информ”).
Махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм чараларына да бик теләп кушылдылар. Бу эшкә авыл халкы белән беррәттән иганәчеләр дә өлеш кертте.
“Дарулар, ризыклар, эчке киемнәр, өс киемнәре, урын-җир комплектлары, тегү өчен кирәк-яракларны илтеп ярдәмне кабул итү пунктына тапшырдык. Читтә булган егетләргә ярдәмебез тисен, алар безнең хөрмәтне тойсын”, - ди Иске Әнәле клубы мөдире Альмирә Сәлахова.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында эш көннәрендә, 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” Банк картасы номеры аша Гисматуллин Альберт Ильдарович) счетына күчерергә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев