Иске Әнәле халкы кабат ярдәм алып килде
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, авыллар, җирлекләр бердәм булып күчтәнәчләр алып килә.
(4 октябрь, “Апастово-информ”).
Иске Әнәле халкы махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм чараларына да бик теләп кушылды. Алар бу көннәрдә кабат “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.
- Берничә көн элек дарулар, бозылмый торган ризыклар, эчке киемнәр, өс киемнәре, урын-җир комплектлары, тегү өчен кирәк-яракларны илтеп ярдәмне кабул итү пунктына тапшырган идек. Авылдашлардан ярдәм килү дәвам итә. Аларны төргәкләп, кабат “Алга” яшүсмерләр клубына китердек. Читтә булган егетләргә ярдәмебез тисен, алар безнең хөрмәтне тойсын, - ди Иске Әнәле клубы мөдире Альмирә Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев