Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәледә маскировка челтәрләре үрәләр

Районның 13 мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оештырыла.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”).


Иске Әнәле, Каратун, Шәмбалыкчы, Түбән Биябашы, Урта Балтай, Олы Бакырчы, Болынбалыкчы, Биеш, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Иске Йомралы, Апас, Төбәк Черкене мәдәният учакларында әлеге эш алып барылачак.

Бу эш иң беренчеләрдән булып Иске Әнәле клубында башланып китте. Авылның волонтерлары клубка җыелып, кичләрен изге эшкә багышлыйлар.

“Клубка тактадан җайланма куйдык. Тукымаларны кисәкләргә бүлеп, тасмаларны челтәргә бәйлибез. Әле башладык кына. Бик тиз эшләп булмый. Эшли-эшли остарып та бетәрбез”, - ди Иске Әнәле клубы мөдире Альмирә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев