Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Әнәледән Миңнегөл Сәлахова: Өйгә кайтырга өлгермәгән чаклар да бар иде

Иске Әнәле авылында яшәүче Миңнегөл апа Сәлахова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

 

(20 январь, “Апастово-информ”). 
Аңа район башлыгының Котлау хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина изге теләкләрен җиткерде. 
Миңнегөл апа тормышыннан канәгать булып гомер кичерә. Үз аякларында йөри, изге догаларын укып, һәркемгә яхшы нияттә яши. Хәрәкәттә булырга тырыша, йорт эшләрен дә кешегә ышанып ятмый. 
“Намус белән, тырышып эшләдем. Хат ташучы, клуб мөдире булып эшләдем. Кино хезмәтендә дә эшләргә туры килде. Өйгә кайтырга өлгермәгән чаклар да бар иде. Балаларым шуңа күрә бик тырыш булып, хезмәтне өйрәнеп үстеләр, - ди Миңнегөл апа. 
Авылдашлары, тирә-күршеләре дә хөрмәт итә Миңнегөл апаны. Кереп хәлләрен беләләр, күчтәнәчләрен китерәләр. Туган көне белән дә тәбрик итүчеләр күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев