Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Йомралы авыл җирлегендә Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр

Авыл халкы, мәктәп коллективы, балалар авыл клубы каршына тантаналы митингка җыелды.


(8 май, “Апастово-информ”). 
Бәйрәм чарасы бик матур узды. Батырлар истәлегенә венок куелды, ялкынлы чыгышлар яңгырады. Балалар шигырьләр, җырлар әзерләгән иде. Тантанага килүчеләргә Георгий тасмалары беркетелде. 
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте. Бәйрәмдә Бөек Җиңү көнен якынайткан авылдашлар искә алынды. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең Аналарына чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. 
“Бөек Ватан сугышында Иске Йомралы авыл җирлегеннән барлыгы 483 кеше илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Шуларның 189ы туган якларына әйләнеп кайткан. Кызганыч, бүгенге көндә сугыш ветераннарының исәне калмаган”, - дип искә алды авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев