Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы, Идрәз һәм Дүртиле авылларында да бәйрәм митинглары оештырылды

Укучылар, укытучылар һәм авыл халкы катнашында узган бәйрәм чараларында батырларга дан җырланды.

(8 май, “Апастово-информ”).
Авыл халкы һәм кунаклар Ватаныбызны саклаган каһарманнарны искә алу өчен мемориал янына җыелды. Бәйрәм чараларын башлап район вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм хезмәт ветераннары котлау сүзләрен җиткерделәр. Сугыш кырларында һәлак булган һәм тыныч тормышта вафат ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Якты киләчәгебез өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Балалар тарафыннан ялкынлы бәйрәм чыгышлары яңгырады. Бабаларыбыз һәм әбиләребез алып килгән Җиңү көнен онытырга хакыбыз юк - һәркемнең күңелендә булган хисләр шул иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев