Реклама
Җәмгыять
Иске Йомралы мәктәбе коллективы агачлар утыртты
“Экояз” акциясе кысаларында, туган ягыбызны яшелләндерү, тирә-юнебезне матур итү максатыннан, Иске Йомралы мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы тирә-юньнәренә агачлар утыртты.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
“Агачлар матур итеп үсеп китсен. Яшь буын үзе утырткан агачларга күңел җылысын биреп, хезмәт тәрбиясе алсын”, - ди директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова.
Мәктәп төзек һәм матур. Тиздән тирә-юньнәре дә яшеллеккә күмелер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев