Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы мәктәбендә шәхси гигиена кагыйдәләре турында дәрес узды

Һәр кеше үзенең, якыннарының, балаларының сәламәт булуын тели. Моңа ирешүнең иң гади кагыйдәсе – шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау һәм моңа балаларны да өйрәтү.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү авыруларны кисәтүдә дә зур роль уйный. Ашар алдыннан, бәдрәфкә кергәннән соң кулларны юу, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юып ашау кебек гади генә кагыйдәләрне үтәү дә эчәк авыруларыннан һәм бабасырдан саклый.
Иске Йомралы мәктәбендә районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов катнашында 2-3 класс укучылары өчен “Шәхси гигиена кагыйдәләре” дигән дәрес узды.
Балаларга сәламәт булу өчен барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәклеген, кулларны, тешләрне юарга, спортны яратырга, дөрес тукланырга, салкын вакытта җылы итеп киенеп йөрергә кирәклеген сөйләделәр.
Укучыларга шәхси гигиена кагыйдәләре турында ролик та күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев