Иске Йомралыда йорт янган
Районның янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, апрель аенда бер янгын очрагы теркәлгән. Иске Йомралы авылында торак йортка ут капкан.
8 апрель, “Апастово-информ”).
“Көндезге сәгатьләрдә йорт януы турында хәбәр алдык. Кызганыч, йортны саклап калып булмады. Ул бүген торырга яраксыз хәлдә. Янгынның сәбәбе – электр җылыту җиһазының төзек булмавы, саксыз файдалану дип фаразлана. Тикшерү эшләре дәвам итә”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Раил Кашапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев