Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралыда көрәш батырларына 4 тәкә әзерләнгән иде

Иске Йомралы җирлегендә Сабан туе күңелле вакыйгаларга бай булды.

 

Биредә көрәш батырларына 4 тәкә әзерләнде. Җитез Сабан туе кунаклары 6 әтәчне куып тотып, өйләренә алып кайтып китте.

Гадәти булмаган уеннар оештырылды. Халык уеннары да читтә калмады. Тачкага утыртып йөгерү, капчык сугышы, сулы табак эчендә бию, катыктан акча эзләү кебек уеннарга халык бигрәк тә яратып тартылды.

Сабан туе Илдар Зарипов, Азат Хәлилов, Илназ Саттаров, Марат Макаров, Илшат Зиннәтуллин һәм авыл халкы ярдәмендә оештырылды.

Данис һәм Рушан Мифтаховлар, Рөстәм Мингазиев оештыру эшләренә зур өлеш кертте.

Сабан туенда 4 батыр билгеләнде. Яшь батыр, килүче батыр, авыл батыры, балалар арасындагы иң көчле көрәшче иңнәренә тәкә салды.

Сабан туен Илгәрәй матур җырлары белән бизәде. Шулай ук җирле үзешчәннәр Гөлнара Галиәкбәрова,  Рамилә Вавилова, Алмаз Сафиуллин, Гөлинә Муллахмәтова чыгышларын бәйрәмгә килүчеләр яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев