Иске Йомралыда парлы гаиләләр бер сәхнәдә чыгыш ясады
Халыкара гаилә көне уңаеннан, Иске Йомралы мәдәният йортында “Гаилә – бәхет ачкычы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
(16 май, “Апастово-информ”).
Кичәдә 40, 45, 55 ел парлы, матур гомер итүче гаиләләр катнашты. Хамис һәм Фәния Галиевлар, Альберт Һәм Тәнзилә Габитовлар, Фәридә һәм Госман Тимергалиевлар тату гаилә серләре белән уртаклашты. Алар төрле җаваплы хезмәтләр башкарган, игелекле гамәлләре белән авылда хөрмәт казанган кешеләр.
“Сәхнәдә чыгыш ясаучылар барысы да парлы гаиләләр иде. Җыр-моңга гашыйк гаиләләр матур шигырьләрен, дәртле биюләрен, җырларын бүләк итте”, - ди Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев