Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Йомралыдан Хәйруллиннар гаиләсе “Икесенә бер һөнәр” бәйрәмендә катнашты

Казанда Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә педагогик гаиләләр өчен «Икесенә бер һөнәр» масштаблы профсоюз проекты зур бәйрәм бенефисы белән тәмамланды.

(7 декабрь, “Апастово-информ”).


Тантанага мәгариф өлкәсендә эшләүче 125 пар чакырылды. Алар арасында Иске Йомралыдан Хәйруллиннар да бар иде.
Динар Хәйруллин – Иске Йомралы мәктәбе укытучысы. Алсу Хәйруллина “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире. Алар һөнәрләренә тугрылыклы хезмәт итәләр.
Гаиләләргә профсоюз лидерлары, республика Дәүләт Советы, тармак министрлыгы вәкилләре рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев