Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында референдумны яңа составтагы комиссия башлап җибәрде

882 нче номерлы Иске Әнәле авылының сайлау участогында яңа состав. Комиссиянең рәисе Рөстәм Бикмухамметов. Комиссиянең яңа әгъзалары: Гөлшат Алиуллина, Миләүшә Хәмидуллина, Ильсияр Мөхәммәтҗанова һәм Гөлия Сибгатуллина.

- “Сайлау бик оешкан төстә бара. Барлыгы бездә 292 кеше теркәлгән, инде шуларның 65 проценты сайлауда катнашты. Халык бездә иртән иртүк килә башлады. Беренче сайлаучыбыз Булып Рәмзия Сәлимуллина килде һәм анарга истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук барлык килгән кешеләр өчен тәм-томнар белән чәй өстәлебез дә корылган”, - диде участок рәисе Рөстәм Бикмухамметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев