Иске Әнәле авылында яшәүче Рифхәт ага Шәйхуллин “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде
Озак еллар намуслы хезмәте белән данланган Рифхәт ага Шәйхуллин да Татарстан Республикасы, Апас районы үсешенә зур өлеш керткән шәхес буларак "ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медаленә лаек булды.
(9 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ).
Истәлекле юбилей медален Рифхәт ага Шәйхуллинга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев тапшырды.
“Сезгә олы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Алмаз Тугушев. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе район башлыгының Котлау открыткасын һәм ихлас теләкләрен ирештерде һәм җитәкчелек тарафыннан нинди ярдәм кирәклеге хакында да белеште.
Рифхәт ага Шәйхуллин тормышта күп авырлыклар кичергән, балачактан авыр хезмәт белән сыналган.
“10 яшемнән әтиемә ияреп уракка чыктым. Әти кайтып киткәндә дә мин эшләп кала идем. Гомерем буе трактор иярләп, районыбыз кырларын иңләдем. Хезмәтне бик сөеп яшәдем”, - ди хөрмәтле аксакал.
Рифхәт ага тормыш иптәше Гөлфия апа белән 60 елдан артык парлы гомер кичереп, берсеннән-берсе уңган балалар тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар газизләренең рәхим-шәфкатен тоеп, кадер-хөрмәтендә бик бәхетле картлык кичерәләр.
“Әтибез гомере буе үрнәк булды. Тырышлыгы, хезмәте белән данланды. Әтиебезне хөрмәт иткән, безнең мөрәҗәгатьләрне игътибарга алган район башлыгы Равил Хисаметдиновка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафинага ихлас рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, - диде кызы Рамилә Садыйкова.
Сәламәтлеге какшап, гомер көзләрен урын өстендә үткәрергә мәҗбүр булган Рифхәт ага Шәйхуллин күңеле белән сынмый, сыгылмый. Янәшәдә кайгыртып, тәрбияләп торучы тормыш иптәше, газиз балаларының ихтирамын тоеп яшәү аңа яшәү көче өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев