Иске Әнәле егетләре авыл җирлегенә 8256 сум матди зыян салган
Кырын гамәл төнлә эшләнсә дә, яктыга чыга Егетлек нидә күренә? Еш кына егылганда кул сузуларын, кыен вакытта ярдәмгә килүләрен, көч-энергияләрен файдалы эшкә сарыф итүләрен көтәсең. Тик, һәрвакытта да өметләр акланмый шул. Кайберәүләр, киресенчә, игътибарны тискәре яктан җәлеп итеп, "батырлык"лары белән мактанырга тырыша. Тик, бу "батырлык" вакытлыча гына. Кикрикләр шиңәр, башлар...
Кырын гамәл төнлә эшләнсә дә, яктыга чыга
Егетлек нидә күренә? Еш кына егылганда кул сузуларын, кыен вакытта ярдәмгә килүләрен, көч-энергияләрен файдалы эшкә сарыф итүләрен көтәсең. Тик, һәрвакытта да өметләр акланмый шул. Кайберәүләр, киресенчә, игътибарны тискәре яктан җәлеп итеп, "батырлык"лары белән мактанырга тырыша. Тик, бу "батырлык" вакытлыча гына. Кикрикләр шиңәр, башлар аска иелер, үкенер сәгатьләр барыбер килә.
Иске Әнәледә яшәүче егетләр дә башларын горур тотып, Апас урамнарына сыймыйча атлаганда, үзләрен бик кәттә егетләргә санаганнардыр. Тын гына басып торучы җансыз баганаларга, алар башында юлга яктылып сирпеп торучы плафоннарга күзләре төшә аларның. Башта берсен коеп төшерәләр, аннан икенчесен, аннан өченчесен... Шулай итеп, тып-тын караңгы төндә, 8 плафон чәлпәрәм килеп җиргә коела. Апасның Муса Җәлил урамы караңгылыкка чума. Өч егетнең бер-берсен туктатырга, алай ярамавын аңларга әллә теләкләре булмаган, әллә ихтыярлары җитеп бетмәгән. Көчләрен кая куярга белмәүме бу? Җиңел акыллылык бәласеме? Әллә егетлекне үзләренчә аңлап, кырын эшләре белән исбатларга тырышумы?
- Ни генә уйласалар да, хокук саклау хезмәткәрләре "төнге батырлар"ның эзенә тиз төште. Егетләргә үз гамәлләрен танырга, ялгышлары өчен үкенергә туры килде. Алар авыл җирлегенә 8256 сум матди зыян салды. Суд егетләрнең хаталарын тануын, үкенүләрен һәм әлегә кадәр тәртипсезлекләре теркәлмәвен искә алып, аларга гадел хөкем карары чыгарды. "Төнге батырлар" китергән зыянны түләде. Шул ук вакытта аларның вакытлыча ирекләре чикләнде. Егетләр өч ай дәвамында кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр район территориясеннән чыкмаска һәм яшәү урынын үзгәрмәскә тиешләр, - дип белдерде район җәмәгать судьясы Радик Кәлимуллин.
Мөмкинлекләре чикләнгән, аяксыз-кулсыз кешеләр дә җәмгыятькә ниндидер файда китерергә тырышып яшәгәндә, сәламәтлекләре ташып торган, типсә тимер өзәрлек егетләрнең бу адымнарын аңлап та, кабул итеп тә булмый. Үзләренә шөгыль таба алмыйча, нишләргә белмәгәннән, зиратларга кереп, кабер ташларын ватып йөрүчеләр дә, мәчет яннарындагы, юллардагы сәдака тартмачыкларын җимереп китүчеләр дә ишетелеп тора. Аларның күбесенең яшьләр булуы тетрәндерә. Шуны әйтәсе килә: һәр кырын эшнең очы иртәме-соңмы барыбер табылачак, гаепле суд каршына басачак. Тормышның башында ук абынып, хаталанып, язмышыгызны кара таплар белән чуарламагыз. Игелекләр һәм изгелекләр белән макталып яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев