Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле халкының хыялы тормышка ашты

Бу көннәрдә Иске Әнәле авылында зур бәйрәм рухы хакимлек итә. Чөнки биредә яңа клуб ачылды. Апаска эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визитын Иске Әнәле авылындагы клубны ачудан башлады. - Республикада эшләп килүче күп кенә программалар авыл җирлегенә караган. Фельдшер-акушерлык пунктлары да, клублар да,...

Бу көннәрдә Иске Әнәле авылында зур бәйрәм рухы хакимлек итә. Чөнки биредә яңа клуб ачылды. Апаска эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визитын Иске Әнәле авылындагы клубны ачудан башлады. - Республикада эшләп килүче күп кенә программалар авыл җирлегенә караган. Фельдшер-акушерлык пунктлары да, клублар да, уты, суы да - барысы да тормыш уңайлылыгы өчен. Авылыгыз зур булмаса да, уты, суы, газы бар. Яңа социаль биналар да күзгә ташлана. Бина игелекле булсын, авылыгызда бала-чагалар күп булсын, тагын да шулай очрашырга язсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл халкы да аңа изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Авырып китсәң, барырга фельдшер-акушерлык пункты бар. Инде менә клуб өчен дә сөенеп туя алмыйбыз. Авыл яныдагы чишмә дә безнең горурлыгыбыз. Бу эшләрнең барысына да күпме хезмәт салынган, - диде хезмәт ветераны Галия апа Нәбиуллина.

100 урынга исәпләнгән, 203,9 квадрат метр мәйдан биләгән әлеге клуб декабрь аенда төзелә башлаган иде. Санаулы айлар эчендә, иске, бер гасырдан артык тарихы булган клуб урынына яңасы калкып чыкты һәм эшен башлап та җибәрде. Бина эчендә шулай ук китапханәдә урын алган. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре алып бару өчен дә мөмкинлекләр бар.

- Клубка яшьләр бик күп йөри. Олысы-кечесе сәхнәгә гашыйк. Иске генә клубта да нинди генә бәйрәмнәр оештырмадык. Яңасында тагын да мөмкинлекләребез артты, - ди клуб мөдире Альмирә Сәлахова. Бу көнне клуб янында җыр-моң кичкә кадәр агылды. Кичен исә авыл яшьләре клубка дискотекага ашыкты.

Районда соңгы ике ел эчендә өч авыл клубы төзелде. Карабай, Дүртиле һәм Югары Акхуҗа авыллары халкы өчен бу күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Тиздән Аюкөйдергән авылында да әлеге республика программасы нигезендә яңа мәдәният учагы ачылачак. Бүген анда тулы куәтенә төзелеш эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев